Ноябрьдә дүрт көн рәттән ял итәбез

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүчеләр ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәчәкләр. Бу көннәр Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2018 елга бастырган хезмәт календарендә күрсәтелгән.

Октябрьдә хезмәт календарендә бәйрәмнәр юк, өстәмә ял көннәре булмаячак. Әмма ноябрь башында ук республикада яшәүчеләрне өстәмә яллар көтә.

3-6 ноябрь эш көннәре түгел. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Быел ул якшәмбегә туры килә һәм шуңа күрә дүшәмбегә күчереләчәк. 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International