Район һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләреннән торган бригада 4нче мәктәп янында тротуарны үзгәртте

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

4нче мәктәп янында тротуарның ничек үзгәрүен күпләр сизгәндер. Хәзер биредә туфли үкчәләрен бозарга яки чокырга эләгергә куркырга кирәкми. Аяк астында-яңа асфальт юл.

Әгерҗенең күп өлеше әлеге тротуардан файдалана. Чөнки ул мәктәп, стадион, балалар иҗаты йорты кебек зур социаль объектларга алып бара. Аның буенча «Пушкин», «Салават күпере» кибетләренә узалар. Бу тротуарны агросәнәгать көллияте укучылары, «коробка» һәм Октябрь микрорайоннарында яшәүчеләр, тимер юл предприятиеләре хезмәткәрләре һәм башка бик күпләр кулланалар. Юллаган бригадага күпме халык рәхмәт әйтә, дип күз алдыгызга китерәсезме!

Ә бригада район һәм шәһәр администрацияләре җитәкчеләреннән тора. Күптән түгел аларга яшьләр лидерлары да кушылды.

Пушкин урамы буенча тротуар алар катнашында торган төзекләндерелгән бердәнбер объект түгел. Моңа кадәр № 6 һәм № 1 балалар бакчаларының тирә-юнь территорияләре булган. Хәзер 9нчы балалар бакчасы территориясендә эшлиләр.

– Бер объектка якынча 7-8 машина асфальт җәелә. Һәрберсе-8әр тонна. Безгә асфальтны ООО "Брус" бирә, – дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Алар бердәм булып эшлиләр. Кемдер кайнар асфальт ташлый, кемдер аны шпатель белән тигезли. Андрей Сергеевич үзе дә эшнең иң җаваплы өлешен башкара – суынган асфальтны виброкаток белән җәя. Сүз уңаеннан, виброкаток махсус мондый максатлар өчен район башкарма комитетына алганнар.

Төзекләндерү өчен объектлар очраклы түгел. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин кергән мөрәҗәгатьләрне анализлый һәм тәкъдим белән чыга. Ул үзе дә бу инициативалы төркемдә эшли.

Һава торышы мөмкинлек бирсә, якын киләчәктә алар М. Горький урамындагы 6 һәм 7 номерлы йортларның подъезд алды территорияләрен асфальтларга планлаштыралар. Алар да хәзер бик яхшы хәлдә түгел, урыны белән җимерелгән асфальт, ватык бетон.

Бригаданың кәефе бик яхшы.

- Кирәкле эш башкаруыбызны аңлау күңелле, – ди спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов. – Ата-ана бурычын бирәбез дә. Мәсәлән, 6нчы балалар бакчасына ике улым да йөрде, ә тугызынчы балалар бакчасына үзем йөри идем.

Редакциягә балалар учреждениеләреннән җитәкчеләргә игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерүләрен сорап шалтыратулар килде инде. Әмма «заказчылар» гына түгел, «башкаручылар»да канәгать. Яхшылык эшләү-үзе дә зур ләззәт.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International