Сентябрь аенда мәгариф учреждениеләрендә "Экстремизмга – юк!" айлыгы бара

2018 елның 21 сентябре, җомга

Аның кысаларында сыйныф сәгатьләре, ачык дәресләр, флешмоблар уздырыла. Ә чәршәмбе көнне "Авангард" яшьләр үзәгендә педагоглар түгәрәк өстәлгә җыелды.

Чарада катнашучылар яшьләр һәм укучылар арасында экстремизмга каршы профилактик эш алып бару мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Ачыктан-ачык сөйләшү вакытында төрле фикерләр әйтелде:

– Беренче чиратта укучыларга башка халыкларның теле, дине һәм мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләргә кирәк...

- Балаларның социаль челтәрләрдәге аккаунтларны күзәтү мөһим...

- Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булырга...

Соңгы пунктка карата дискуссия аеруча кызу булды. Әлбәттә, ата-аналар закон кысаларын бозган очракта балаларга нинди җаваплылык янавын аңларга тиеш. Моның өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашулар оештыру мөһим. Һәм болар барысы да коры лекцияләр уку белән генә чикләнергә тиеш түгел.

– Шуның белән бәйле рәвештә "Форпост" үзәгенә шундый кызыклы һәм тере очрашулар оештыру буенча методик ярдәмлек эшләү бурычын беркетәбез. Бу кулланмада ата – аналар белән әлеге тематика буенча аңлату эшләре буенча барлык мәгълүмат җиткерелер дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева.

Чыннан да, экстремизм, терроризм турында сөйләгәндә, күп кенә нечкәлекләрне даими исәптә тотырга мөһим. Әйтик, күзәтүләр имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның экстремистик йогынтыга тиз бирелүен күрсәтә. Һәм киресенчә, «алтын яшьләр» нең кайбер вәкилләре экстремизмны күңел ачу буларак кабул итә. Шуңа күрә һәр очракта шәхси якын килү бик мөһим.

Экстремизм профилактикасы тәртипсез яки кисәктән булырга тиеш түгел. Мөһим һәр этабын һәм аның детальләрен җентекләп уйларга . Иң мөһиме – яшүсмерләр теләсә кайсы гражданның хокукларын саклау һәм яклау кирәклеге турында истә тотарга тиеш. Шулай ук аларда гражданлык җәмгыятендә кабул ителгән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күзаллау булырга тиеш.

Тагын бер мөһим нәрсә – экстремистлык эшчәнлеге өчен административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгы турында онытмаска кирәк. Бу хакта түгәрәк өстәлдә катнашучылар алдында оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Ришат Юзекаев чыгыш ясады. Бу җаваплылык РФ Җинаять кодексының күп кенә статьяларында чагылыш таба. Әйтик, 243-244 статьялары балигъ булмаганнарның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне юкка чыгарган өчен җаваплылыгын, шулай ук күмелгән урыннарны һәм үлгәннәрнең мәетләрен мәсхәрәләвен күздә тота. Җәза зур акчалата штрафта, төзәтү эшләрендә яки иректән мәхрүм ителүдә чагылыш табарга мөмкин.

- Тыелган әдәбият турында да әйтми булмый. Исемлек белән РФ Юстиция министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Китап сатып алганда шуны истә тотарга кирәк, нәрсә ярый, ә нәрсә ярамый, – дип ассызыклады полиция хезмәткәре.

Гомумән, экстремизм, терроризм төшенчәләре киң, шуңа күрә бүгенге көн безнең алда бик күп бурычлар куя: бу мәсьәлә буенча педагогларның квалификациясен күтәрү, балаларга һәм яшьләргә әхлакый тәрбия бирүгә кагылышлы программаларны гамәлгә кертү, яшьләр мохитендә барган процессларга нәтиҗә ясау, укучыларның ялын оештыру һәм башкалар.

- Юкка гына: "Дөньяны үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башла», - дип әйтмиләр. Шуңа күрә без экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш буенча профилактик чараларны бер айлык кысаларына гына чикләргә тиеш түгел, ә бу эшне системалы рәвештә һәм план тәртибендә алып барырга тиеш. Бу мөһим эштә безгә бердәм булырга, бер-береңә ярдәм итәргә кирәк. Шул вакытта гына нәтиҗә булачак, – дип нәтиҗә ясады Татьяна Сергеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International