Чаллыга ярминкәгә баралар

2018 елның 21 сентябре, җомга

Шимбә көнне Чаллының «Южный» агорпромпаркында республика районнары катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Анда безнең район хуҗалыклары һәм эшмәкәрләре дә катнаша.

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте – бәрәңге, ит комбинаты – ит белән сәүдә итәчәк. Кырындыдан Солтановлар бытбылдык һәм башка төр кош продукциясе, Тирсәдән Равил Харисов сөт һәм сөт ризыклары, Касайдан Әхмәдиевлар бакча җиләге, Сарсак-Омгадан Кудрявцевлар бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр, Иж-Бубыйдан Трейдиннар кәбестә, Пеләмештән  Сергеевлар сатуга бал алып баралар. Ярминкәдә шулай ук Сарсак-Омга, Тәбәрле, Иж-Бубый, Кырынды, Тирсә авыл җирлекләре дә катнаша. Райондашлырыбызга уңышлар телибез.

Чаллыда безнең район хезмәтчәннәре катнашында киләсе ярминкә 6 октябрьдә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International