Район башлыгы Валерий Макаров республика Министрлар Кабинетына бүләкләү турында үтенеч юллаган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Әгерҗедә Заводская урамы буенча 66-нчы номерлы йорттан ерак түгел кыз батуы күренде. Шунда ук әлеге хәбәр буенча урынга оператив төркем чыкты. Аларның килүләренә кыз инде коткарылды. Ерак түгел хатын-кызлар булган. Сабыйның баш аягы белән суда ятуын күреп, тормыш билгеләре бирмәвен күреп, Земфира Михайлова һәм Аида Богатырева югалып калмадылар, аны тартып чыгардылар һәм беренче медицина ярдәме күрсәттеләр.