Яр Чаллы ярминкәсендә әгерҗелеләр дә катнашты

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Шимбә көнне Яр Чаллы шәһәренең "Көньяк" агросәнәгать паркында Республика авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда шулай ук безнең район хуҗалыклары һәм эшмәкәрләре катнашты.
Әгерҗе агрофирмасы бәрәңге белән, ит комбинаты ит белән сәүдә итте, икмәк пешерү комбинаты да үз продукциясен тәкъдим итте.

Кырындыдан Солтановлар бытбылдык ите һәм башка кошчылык продукциясе алып килделәр, Тирсәдән Равил Харисов – сөт һәм сөт продуктлары, Касаевтан Әхмәдиевлар – виктория, Сарсак-Омгадан Кудрявцевлар – бәрәңге һәм башка яшелчәләр, Пеләмештән Леонид Сергеев – бәрәңге алып килгәннәр. Ярминкәдә шулай ук Сарсак-Омга, Тәбәрле, Кырынды, Тирсә авыл җирлекләре дә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International