Девәтернәдә яшәүче тыл ветераны җитәкчеләр кулыннан бүләкләр алды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Девәтернәдә яшәүче Нургаян Шәйхетдинов 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов, аны олуг бәйрәме белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Владимир Макаровның котлавын да ирештерделәр.

Девәтернәдә туган малай әти-әнисез калгач Исәнбайдагы ерак туганнарында яши. Сугыш чоры баласының җилкәсенә төшкән барлык авырлыкларны зур түземлек һәм сабырлык белән күтәрә. 12 яшьтән эшли башлаган Нургаян Исәнбай МТСында тракторда да, жиңел машинада да, бензовозда да вазифасын җиренә җиткереп башкара. Исәнбай кызы Рәшидә белән гаилә коргач, туган авылы Девәтернәгә кайтып, ата-анасы нигезендә йорт җиткерә. Лаеклы ялга чыкканчы Әгерҗе урман хужалыгының Комсомолка участогында слесарь булып эшли.

Әниләре һөнәрен сайлап укытучы булган улы һәм кызының, дүрт оныгының уңышларына сөенеп, ике оныкчыгын да күрүенә шатланып, кадер-хөрмәттә җәмәгате Рәшидә белән бик бәхетле гомер кичерә хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International