1 октябрьдә федераль ташлама ияләренең 2019 елга нинди социаль ярдәмне сайлаулары турында Пенсия фондына гариза бирү вакыты тәмамлана.
Акчаны социаль хезмәтләр җыелмасына алыштырырга теләсәгез, Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны шулай ук Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша да бирергә мөмкин. Әлеге гариза 1 январьдан гамәлгә керә.
Исегезгә төшерәбез: социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә рецепт буенча дару препаратларын, санатор-курорт дәвалануы өчен юллама, дәвалану урынына тимер юл һәм шәһәрара транспортында бушлай бару-кайтуны ала.
Бүгенге көндә Татарстанда дәүләт социаль ярдәменнән 144 меңгә якын кеше файдалана.