Акциядә рус телен белүче һәркем катнаша ала.
2 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә этнографик диктант язалар. Быел диктант язарга Кыргызстан, Таҗикстан, Молдавия кебек БДБ илләре дә кушылган. Бу хакта Татарстан Халыклар ассамблеясе һәм Дуслык йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.