Мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе районындагы филиалында оешма-учреждение вәкилләре катнашында вакансияләр ярминкәсе узды.
Бу чара эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр арасында елдан-ел популярлаша. Мондый ярминкәләрнең беренчеләре безнең районнан ике-өч эш бирүче катнашында гына уза торган булса, хәзер аларда Удмуртиядән дә вәкилләр катнаша. Мәсәлән, Кече Пургадагы “Луч“ предприятиесе җитәкчелеге берничә ел рәттән инде безнең райондагы мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлек итә. Әлеге пластмасса заводында хәтта Тирсәдән йөреп эшлиләр. Күпләрне ташламалы стаж булуы да кызыктыра икән.
Ижаудагы “ССГ-Урал“ һәм “АмурПромСервис“ ширкәтлдәре вахта ысулы белән эш тәкъдим итәләр.
Ярминкәдә Әгерҗедәге оешмалардан да вәкилләр катнашты. Мәсәлән, “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе, “Агрофирма–Әгерҗе“, “Нәүрүз“ ширкәтләре, сервис локомотив депосыннан килгән хезмәткәрләр кирәкле белгечләр турында сөйләделәр.
Эш эзләүчеләр арасында авыллардан килүчеләр, пенсия яшенә якынлашучылар, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр бар иде.
Аларга ветеринария табибы, диспетчер, смена мастеры, ишегалды җыештыручы, токарь, автомобиль ремонтлау буенча слесарь, электр монтеры, штукатур, маляр һәм башка белгечлекләр тәкъдим ителде. Эретеп ябыштыручы, сатучы-кассир, ипи пешерүчеләрне вахта ысулы буенча да эшкә көтәләр. Хәтта алма җыярга сезонлы эш тә тәкъдим иттеләр.
Бу көнне барлыгы 24 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның өчесенә төгәл эш урыннары тәкъдим ителде.
Гөлнара ХУҖИНА,
мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече.