Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды. Болар – автогрейдер, кар чистарту, төягеч машиналар һәм башка төрле махсус техника. Безнең район башлыгы Валерий Макаров Президент кулыннан төягеч трактор ачкычы алды.
Бу юлы республиканың 25 район башлыгына 46 берәмлек коммуналь техника ачкычы тапшырылды.