Узган ел Әгерҗе районында барлыгы 2,9 миллион сум үзара салым җыелган. Республика бюджетыннан җыелган һәр сумга дүрт сум өстәлә. Барлыгы 21 авыл җирлегенә 11,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
2018 елда әлеге программаны дәвам итү өчен Татарстан бюджетында шулай ук 1 миллиард сум акча салынган.
Хәзерге вакытта авылларда юллар, урам утлары ремонтлана, иске агачлар киселә, зиратлар төзекләндерелә, башка кирәкле эшләр башкарыла.