Кадыбаш авылында гомер кичерүче Исмагилов Рәуф абый узенең 80нче көзен каршы алды

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Кадыбаш авылында гомер кичерүче Исмагилов Рәуф абый узенең 80нче көзен каршы алды. Шул унайдан Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы аңа  үзенең котлауларын житкерде. Рәуф абый авылыбызның бик хөрмәтле кешесе, гомере буе тимерчелектә эшләп хезмәттәшләренең, җитәкчеләрнең, авылдашларының абруен казанган ул. Тормыш иптәше Канирә апа белән бер кыз үстерделәр. Бүгенге көндә тигезлектә мул тормыш кичерәләр. Киләчәктә дә саулыктан аерылмыйча бәхетле яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.                           

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International