Бүген – Тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәме

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Россиядә Тәрбиячеләр көнен билгеләп үтәләр. Безнең райондагы 165 тәрбиячене, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләрен һәм әлеге тармак ветераннарын ихластан һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.

Кешенең иң матур хатирәләре балачагы белән бәйле. Ә ул якты истәлекләр нәкъ менә балалар бакчасыннан башлана да инде. Бу елларның имин һәм куанычлы булуы, сабыйларның дөньяны танып белергә өйрәнүе тәрбиячеләрнең зирәклегеннән, сабырлыгыннан тора.

Зур түземлек, һәрвакыт һөнәри яктан камилләшү таләп итүче эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Бай тәҗрибәгезне яшьләр белән уртаклашып эшләргә язсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек, сәламәтлек, бәхетле көннәр телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.  

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International