2018 елның 5 октябрендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон "кайнар линия" ачылачак.
Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.