Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерүне раслады

2018 елның 28 сентябре, җомга

Нәтиҗәдә, киләсе елда түбәндәге көннәр ял һәм бәйрәм көннәре булачак

Эш көне булмаган бәйрәм көннәренә туры килә торган 5 һәм 6 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә һәм якшәмбе) 2 һәм 3 майга (пәнҗешәмбе һәм җомга) күчерү күздә тотыла. Моннан тыш, 23 февральдәге ял көне (шимбә) 10 майга (җомга) күчереләчәк.

 2018 елның 30 декабре – 2019 елның 8 гыйнвары, 23-24 февраль, 8-10 март, 1-5 һәм 9-12 май, 12 июнь һәм 4 ноябрь. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International