Татарстанда гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр

2018 елның 28 сентябре, җомга

Татарстанда гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү системаларын тикшерәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • 1 һәм 2 октябрьдә Татарстанда гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре уздырыла. Күнегүләр вакытында халыкка гадәтттән тыш хәл янау яки килеп чыгуы турында сүз (тавыш) белән һәм экстрен хәбәр җиткерү системаларын тикшерәчәкләр.

Дүшәмбе, 1 октябрьдә, 09.00-10.20 сәгатьләрдә Казанда һәм Югары Ослан районында «ИДИС» хәбәр итү корылмаларын эшләтеп җибәрәләр. Хәбәрнең тексты: «Внимание! Проводится проверка системы оповещения населения» («Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә»).

Бу көнне 09.00-10.00 сәгатьтә Казанда һәм республиканың барлык районнарында РСУ-300 хәбәр итү системасы корылмалары шул хәбәрне җиткерәчәк.

Моннан тыш, 1 октябрьдә 09.30-10.30 сәгатьләрдә локаль хәбәр итү системасы аша республиканың эре куркыныч-җитештерү объектлары хезмәткәрләренә хәбәр җиткереләчәк. Шул ук көнне 09.00 сәгатьтә «Татарстан - Новый век» телеканалы һәм җирле радиостанцияләр туры эфирына кереп, кисәтү сигналы тапшырылачак

2 октябрьдә электросиреналарның техник төзеклеген урында тикшерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International