Иртәгә, 29 сентябрьдә, Әгерҗенең үзәк мәйданында беренче көзге ярминкә уза.
Сатуда – барлык көзге нигъмәтләр. Бәрәңгене – 8, дуңгыз итен – 200, сыер итен 250 сумнан алу мөмкинлеге дә булачак.
Ярминкәдә катнашучыларны районыбыз сәхнә осталары матур чыгышлары белән сөендерә. Өлкәннәргә волонтерлар ярдәме оештырыла.
Иртәнге сәгатьләрдә үк үзәк мәйданга рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!