18 ноябрьдә – Әгерҗедә референдум

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Район хакимияте бинасында “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советының XXIV утырышы узды. Анда Әгерҗедә үзара салым җыюга кагылышлы референдум узачак көн билгеләнде.

Ул – ноябрьнең өченче якшәмбесе, ягъни 18 ноябрь. Бу көнне үзара салым җыюга кагылышлы референдум республикабызның барлык районнарында һәм авылларында уза. Быел Әгерҗедә үзара салым күләме 300 сум тәшкил итәчәк. Башка еллардагы кебек үк, аның һәр бер сумына Хөкүмәт тарафыннан дүрт сум өстәлә. Әлеге акчаларны шәһәр урамнарын яктыртуга, тротуарлар салуга, кеше тормышына куркыныч тудыручы агачларны кисүгә, Әгерҗе елгасы буен чистартуга, балалар мәйданчыклары җиһазландыруга тоту планлаштырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International