Россия Президенты Владимир Путин армиягә 2018 елның октябрь — декабрь айларында чакыру турында Указга кул куйды.
18 яшьтән 27 яшькә кадәр хәрби хезмәткә чакырылучылар саны 132,5 мең кеше тәшкил итәргә тиеш. Чакырылыш 2018 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр уздырылачак. Хәрби хезмәткә чакыру буенча срогы чыккан матрослар, сержантлар һәм старшиннар эштән куылачак. Указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.