Әгерҗе поликлиникасында медицина ветераннарын Өлкәннәр көне белән котладылар

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Әгерҗе поликлиникасында Өлкәннәр көне уңаеннан медицина ветераннарын котладылар. Аларга исәнлек-саулык, бәхетле гомер көзе теләделәр.

Чара профилактика шәфкать туташы Лидия Нуриеваның гиподинамия турындагы лекциясе белән башланды. Аның җитәкчелегендә бергәләп кан әйләнешен яхшырту өчен физик күнегүләр башкарылды.

“Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Усманова медицина ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлады һәм истәлек бүләкләре өләште.

Халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Анжелика Овчинникова Өлкәннәр көне белән котлагач, пенсионерларны вакытында диспансеризация узарга кирәклеге турында тагын бер кат искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International