Локомотив депосында эшләмәүче пенсионерларны хөрмәтләделәр

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Чарада 16 кеше катнашты.

28 сентябрьдә Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Әгерҗе-Көньяк сервис локомотив депосында эшләмәүче депо пенсионерларын хөрмәтләү оештырылды.

Депо коллективы һәм җитәкчелеге исеменнән күп еллар намуслы хезмәте, тәҗрибә, яхшылык һәм зирәклек өчен пенсионерларга җылы рәхмәт сүзләре әйтелде. Бүгенге көндә предприятие горурлана торган күп нәрсәләр нәкъ менә пенсионерлар куллары, аларның таланты һәм иҗат юлы белән булдырылган.

Тантана рәсми булмаган шартларда кафеда бүләкләр тапшыру белән оештырылды. Аралашу барышында шулай ук депо һәм «ЛокоТех» компаниясе тормышындагы кызыклы вакыйгалар һәм яңалыклар турында мәгълүмат җиткерелде. Предприятие хезмәткәрләренең тотрыклы һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә, матди һәм социаль тәэмин ителешкә юнәлдерелгән социаль чаралар турында да сөйләштеләр. Коллектив килешү нигезендә эшләмәүче пенсионерларга каралган гарантияләр һәм ташламалар турында сөйләделәр.

Җавап сүзендә хезмәт ветераннары предприятие җитәкчелегенә һәм коллективына күрсәтелгән игътибар, шулай ук пенсионерлар катнашында даими үткәрелә торган чаралар өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International