Айрат Хәнәфиев җитәкчелегендәге Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе коллективына республика баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов тарафыннан югары бәя бирелде.
Күптән түгел билгеләп үтелгән Россия ветеринария хезмәткәрләре көне, Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсенең 25 еллыгы уңаеннан Казанда тантаналы чара узды. Баш ветеринарлар, әлеге тармакта эшләгән ветераннар җыелган әлеге бәйрәмдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария берләшмәләренә 101 “Лада Ларгус“ машинасы ачкычларын тапшырды.
Безнең район ветеринарларын бу көнне тагын бер зур бүләк тапшырып шатландырдылар. Алар, өч еллык хезмәт нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынга лаек булып, заманча системалар белән җиһазландырылган өр-яңа “Лада Ларгус“ автомобиленә ия булдылар.