Җомга көнне районда «Тоннель»машина йөртүчеләрне күпләп тикшерү узды.
Чарада ЮХИДИ инспекторларының дүрт экипажы катнашты. Бу юлы руль артына исереклек мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
Исерек тәртип бозучылар ачыкланмады. Ике "хокуксыз" га карата беркетмәләр төзелде. Аларга 15 мең сумга кадәр штраф яный. Кагыйдә бозу очраклары арасында куркынычсызлык каешын һәм балаларны тотып тору җайланмасына оттырган машина йөртүчеләр дә бар.