Курсларны республиканың 20 мәчетендә оештыралар. Алар арасында безнең район мәчете дә бар.
1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башланды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу юлы курсларны республиканың барлыгы 20 мәчетендә оештыру күздә тотыла. Аерым алганда, курслар Казанның «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләрендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк.
Дәресләр атнасына ике тапкыр оештырыла. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында «Хозур» нәшрияты тарафыннан әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдалану күздә тотыла. Теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге каралган.
Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла.