Татарстан Росреестры идарәсе республика халкын Бердәм консультацияләр көненә чакыра

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

4 октябрьдә бөтен республика буенча төрле дәүләт органнары катнашында Бердәм консультацияләр көне узачак. Гражданнар түбәндәге сораулар буенча бушлай консультацияләр алачак: хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә кую, торакны хосусыйлаштыру, җир кишәрлеге бирү һәм башкалар.

Чарада Татарстан росреестрыннан тыш Кадастр палатасы, салым хезмәте, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы һәм башкалар катнашканлыктан, гражданнар күчемсез милек сатып алганда салым тотып калынган акчаны куллану, торакны хосусыйлаштыру, җир кишәрлекләре бирү һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча бушлай консультация ала алачак. Төзелешкә рөхсәтләрне гамәлдән чыгару белән бәйле законнардагы соңгы үзгәрешләр нәтиҗәсендә әлеге тема буенча да сораулар күп булыр дип көтелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International