Шаршады авылы китпханәсендә өлкәннәр көненә багышланган кичә узды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

1 нче октябрь  көнне Шаршады авылы китпханәсендә  өлкәннәр көненә багышланган “Сынмадык,сыгылмадык” дип исемләнгән бик матур бәйрәм кичәсе булып узды. Өлкәннәребез өчен тәмле чәй өстәле әзерләнгән иде. Бәйрәм кичәбез үзенчәлекле уеннарга, матур теләкләргә бай булды. Өлкәннәребез үзләренең яшьлек елларына кайтып килделәр. Алар  өчен музыкаль видео котлау әзерләнгнән иде.

Бәйрәм тәмамланганнан соң өлкәннәребез китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар һәм укырга бик күп кенә китапларны алып, рәхмәт әйтеп өләренә таралыштылар. Бәйрәм кичәсе күңелле тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International