​Татарстан фермерлары 240 млн.сумлык грантлар алды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Аларга сертификатларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры тапшырды.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов грант ияләренә барлыгы 240 млн.сумлык сертификатлар тапшырды. Акчалар эшләрен башлаучы фермерларга, гаилә терлекчелек фермаларын һәм авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүгә ярдәм итү программалары буенча бирелде.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, быел өч программа буенча грант ярдәме 840 млн.сумнан арткан.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов билгеләвенчә, быел, үткән елга караганда, грантлар суммасы ике тапкырга артыграк. “Беренче этапта якынча 600 млн сум тотылды. Хәзер 240 млн.сумны икенче турның грант ияләре алды”, - дип ачыклык кертте ул.

Эшен башлаучы фермерлар программасы буенча грантларга 64 кеше дәгъва кылган, 40ы җиңгән; гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча – 22, 10сы җиңгән; кооперативлар үстерү буенча ун кеше гариза тапшырган, аларның бишесе акча алган, дип хәбәр итә “Татар-информ” МА.

“Әгәр алар үз бизнес-проектларын билгеләнгән вакыт эчендә тормышка ашырса, республикада өстәмә 6 мең мөгезле эре терлек һәм 3 меңнән артык сөт сыерлары барлыкка киләчәк. Болар барысы табигый продукцияне алар белән сату итәчәк оешкан кооперативларга җибәреп торырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип ачыклап үтте Хәбипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International