Әгерҗедә яшәүче Лидия Краснова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 4 октябрендә Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Краснова Лидия Александровнага 90 яшь тулды.

Юбилее көнендә Лидия Александровнаны Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гыйльметдинова Римма Ринат кызы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әгерҗе муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Зарипова Альмира Таһир кызы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әгерҗе муниципаль районындагы "Надежда "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Еремина Ольга Николаевна котлады.

Россия Президенты Владимир Владимирович һәм Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров Валерий Владимировичның котлау открыткаларын, шулай ук бүләк тапшырып, алар ветеранга нык сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтен һәм җылысын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International