Укытучылар көнендә без кайчандыр авыл мәктәпләрендә белем алган, хәзер башкалабыз Казанда төрле тармакларда хезмәт куючы якташларыбызга мөрәҗәгать иттек. Алар күңелендә мәктәп еллары, хөрмәтле мөгаллимнәр ничек саклана икән?
Марс ТУКАЕВ – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
Бәйрәм уңаеннан авылыбыз һәм районыбыз укытучыларына исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, җаваплы эшләрендә уңышлар телим.
Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА – ТНВ – "Татарстан-Яңа Гасыр" телевидениесе мөхәррире:
– Мин – Нарат авылыннан. Башлангыч мәктәптә туган авылымда, аннары Девәтернә мәктәбендә укыдым. Беренче укытучым Тәзкирә апа Баһавиева безне кулыбыздан тотып язарга өйрәтте. Аның куллары шундый йомшак, учы шундый кечкенә иде. Минем янга килеп кабат кулымнан тотып яздырса иде дип теләп тора һәм шундый кечкенә, ак һәм йомшак куллар да була икән дип сокланып караганым истә. Укытучыбызның язуы да искиткеч матур, хәрефләре түгәрәк иде. Аның кебек язырга омтылсам да, алай ук камил булып чыкмады. Хәрефләрне укый да белмәгән, бакчадан гына килгән шук балаларны тәртипкә өйрәтү, аларга белем төшендерү нинди түземлек һәм осталык сорагандыр! Урта мәктәптәге укытучыларымны да бик яраттым. Алар беребезне дә чит-ят итмәде, ашадыгызмы, киендегезме, авырмыйсызмы дип гел сораштырып, кайгыртып укыттылар.
Ә Әлфия апа Галиеваны мин хәзерге һөнәремә юл күрсәтүче дип саныйм. 9 сыйныфка күчкәч аннан телевидениегә ничек эшкә урнашырга мөмкин булуын сорадым. Ул миңа, иң беренче чиратта, журналистлыкка укырга кирәклеген әйтте. Шул көннән бүгенге яшәү рәвешем башланды. Университетта исә факультетыбызның деканы, татар журналистикасын фән дәрәҗәсенә күтәргән шәхес Флорид Имамәхмәтов безне әтиебез кебек кабул итте. Авылдан килгән балага кала тикле калада ягымлы һәм кайгыртучан галимдә уку – зур бәхет. Шуңа күрә университет минем өчен хәзер дә үз өем кебек якын. Кадерле укытучыларым, остазларым! Сизгер булгансыз, дөрес юл күрсәткәнсез, якын иткәнсез – барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз.
Венер СӘЛИМОВ, Кырынды авылы, җырчы:
Без беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханында сыналган чыгарылыш буларак та мәктәп тарихына кереп калдык. Имтиханнарны бик яхшы тапшырып, олы тормыш юлына чыгып киттек.
Безгә белем биргән укытучыларга, ветеран педагогларга, хәзерге балалар бакчасы-башлангыч мәктәп коллективына олы рәхмәтемне белдерәм. Минем киләчәк һөнәремне сайлауда, җырчы булып китүемдә сезнең өлешегез бик зур.
Хөрмәтле укытучыларымны һәм Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендәге барлык педагогларны бәйрәм белән котлыйм. Эшегездә җиңеллекләр, сәләтле укучылар, иң мөһиме, сәламәтлек телим. Иң гүзәл, иң сабыр, иң күркәм мөгаллимнәр булып калыгыз.