Ветеран педагог Эльза ВӘЛИКАЕВА истәлекләре

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Комсомолның 100 еллыгына багышланган рубрикабызга хатлар килә. Беренче гимназия музее җитәкчесе Мәгъзимә Ситдыйкова да архив материаллары белән уртаклашты.

1964-67 елларда пионервожатый булып эшләдем. Минем вазифам-мәктәпнең комсомол оешмасы белән эшләү. Ул 14 яшькә җиткән укучыларны берләштерә. Даими эшләүче орган комсомол комитеты иде, ә комсомол оешмасын секретарь җитәкләде.

Комсомол оешмасы секретарен гомуммәктәп Комсомол җыелышында сайладылар. Бу уку һәм җәмәгать эшләрендә иң лаеклы комсомоллар иде. Аларны атыйм. Болар-Егоров Виктор, Абдрәшитова Мәрьям, Ишмөхәммәтова Асия, Миңнехәметов Илфат.

Бөтен эшне башкарган комсомолның комитеты да активистлардан сайланды һәм аларның һәркайсы аерым секторны җитәкләде: оештыру, укыту, идея-сәяси, спорт, мәдәни өлкәләрен.

Мәктәп мәсьәләләрен көн саен узган комсомолның комитет утырышында хәл иттеләр.

Комсомол оешмасы зур абруй казанды. Шуңа да балалар комсомолга бик теләп керделәр. Комсомол комитеты әгъзалары ВЛКСМ Уставын өйрәнделәр һәм кабул итүгә бик катгый якын килделәр. Еш кына укытучылар да комсомол комитетына укуларында яки дисциплинада укучы өчен ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

Комсомол исеме балалар өчен бик дәрәҗәле була, һәм бу аларга укуга, җәмәгать эшенә һәм дисциплинага зур җаваплылык өсти. Комитет әгъзалары да коллективның ышанычын бик җаваплы карадылар. Иң активлардан Юсупов Флюр, Бикмөхәммәтов Фәрит, Губаев Флорид, Аитова Ләйсирә, Вәликаева Дамира, Ибраһимов Әнвәр, Хурматова Динә, Шахмин Наил, Әхмәтова Руфа, Хәмитова Рамия, Халитова Хәва, Габбасова Разалия, Акатов Фирдәүс булдылар.

Һәр сектор үзенең эш планы булган. Идея-сәяси тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелде. Елга бер тапкыр Ленин зачеты үткәрелде. Аның кысаларында һәр комсомолец комсомол комитеты әгъзалары алдында хисап тотты. Ленин зачетын үткәрүдә партия оешмасы мәктәп һәм комсомол оешмасы зур ярдәм күрсәтте.

Комсомол укытучылары укучылар комсомол оешмасы эшендә даими ярдәм күрсәттеләр. Төрле кичәләр, дискуссияләр, конференцияләр әзерләделәр һәм үткәрделәр, алар җитәкчелегендә комсомоллар һәрвакыт бар иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International