Татарстанда “Бердәм урман утырту көне”ндә 1,3 млн үсенте утыртылды. Табигатьне саклау акциясендә республиканың 20 меңләп кешесе катнашты. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акциядә Татарстан Президенты Аппараты, Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре, республиканың барлык министрлык һәм ведомство вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, шулай ук волонтерлар катнашты. Утырту материалы, эш кораллары һәм махсус кием Татарстан Урман хуҗалыгыннан тәкъдим ителде.
Казаннан читтә узган акциядә - Биләр, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Мамадыш, Чаллы һәм Тәтештә кешеләр аеруча күпләп катнашты.