Якшәмбе көнне Түбән Кама шәһәренең "Алмаш" балалар-яшүсмерләр спорт үзәгендә «Нефтехимик»спорт клубы призына чаңгы узышчылары арасында кросс буенча республика ярышлары узды.
Ярышларда барлыгы 135 кеше катнашты. Узышлар йомгаклары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе чаңгычылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Алмазов Сергей һәм Николаева Зинаида - 1 урын, Павлов Богдан һәм Култашев Игорь - 2 урын, Герман Шуматов - 4 урын, Алексей Изибаев - 5 урын, Субаев Константин - 6 урын, Адилә Семенова - 7 урын. Бу тренер Яркеев Е. В. һәм орехов Г. М. җитәкчелегендә балаларның көндәлек упор күнекмәләренең югары нәтиҗәсе