Тарихи фото көтәбез

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгы һәм Россия архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан безнең районның архив бүлеге тарихи фотографияләр җыю буенча акция игълан итә.

- Өлкән буын вәкилләренең альбомнарында Әгерҗенең истәлекле урыннары, административ биналар яки юбилей даталарына багышланган фото сурәтләнгән тарихи фоторәсемнәр кадерләп сакланыр. Аларны безнең бүлеккә тәкъдим итүегезне сорыйбыз. Ул вакытта сезнең гаилә архивыннан фотоларны бөтен республика күләмендә күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, чөнки без аларны интернет-күргәзмәләрдә урнаштырырбыз, башка республика чараларына тәкъдим итәчәкбез, – дип мөрәҗәгать итте архив бүлеге җитәкчесе Марина Романова. 

Белешмәләр-22304 телефоннары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International