Бүген "Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
Чарага алдынгы муниципаль районнар, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, сервис оешмалары вәкилләре чакырылган.
Республиканың иң яхшы игенчеләрен, терлекчеләрне, механизаторларны, КФХ башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен хөрмәтләделәр.
Безнең районнан: Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров Валерий, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гатауллин Дилүс, "Әгерҗе агрофирмасы" ҖЧҖ директоры Мавлиев Радик, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Сальникова Гөлнур, "Агрофирма-Әгерҗе" ҖЧҖ АПК ветераны Арсланов Фәнил, "Нәүрүз" ҖЧҖнең "Исәнбай" бүлекчәсе машина белән саву операторы Газизова Фазилә, "Әгерҗе агрофирмасы" ҖЧҖнең "Көчек" бүлекчәсе механизаторы Хисмәтов Миннераил, "Агрыз-агрофирмасы" ҖЧҖнең 5 нче участогы комбайнчысы Садыйков Илнар, "Агро-Престиж" ҖЧҖнең баш агрономы Халматов Рифат.