Республикада ел саен балалар өчен наркоманиягә каршы “Сәламәт буын – көчле ил“ проектлар бәйгесе уздырыла. Район Мәдәният сарае методисты Елена Скворцова әлеге бәйгедә катнашу өчен “Зожик эзләре буйлап“ исемле миниспектакль язган.
Район Мәдәният сараенда әлеге тамаша шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучыларына тәкъдим ителде. Тамара Васильева җитәкчелегендәге “Мечта“ халык театры сәхнәләштергән бу тамашада җыр-биюләр дә, физик күнегүләр дә бик уңышлы чиратлаштырылды. Залда утырган балалар да үзенчәлекле физзарядканы Куян,Төлке, Тычкан һәм нәни Зожик үрнәгендә бик теләп башкардылар. Сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларга җавапны тиз таптылар.
“Ваше здоровье“ мультфильмы да сәламәт яшәү рәвеше турында балаларга күп мәгълүмат бирде.
Әгерҗе районының балигъ булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспекторы Елена Петряева нәни тамашачыларны хәрәкәтле уеннар уйнарга, физкультура һәм спорт белән дус булырга өндәде, әти-әниләрне, укытучыларны тыңларга кирәклеген искәртте.