Татарстан сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Тәүлеклек сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан Республикасы алда бара. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада көн дәвамында 3,3 мең тонна сөт сатыла.

Чагыштыру өчен: Краснодар өлкәсендә тәүлегенә 2,6 мең тонна, Воронежда 1,8 мең тонна сөт сатыла. Россиядә авыл хуҗалыгы оешмаларыннан тәүлеклек сөт сату күләме 42,3 мең тонна. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 процентка артыграк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International