Девәтернә авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган кичә

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан авыл җирлеге оешмаларында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны авылыбыз китапханәсенә чәй өстәленә дәштек. Өлкәннәр эшләгән елларын искә алып, бик рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Аларга авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр дә тапшырылды. Концерт номерлары белән үрелеп барган әлеге чара бик күңелле узды. Кичәгә килә алмаган өлкәннәргә дә бәйрәм күчтәнәчләре өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International