Әгерҗе районы укучыларын “IT-чемпион“ бәйгесендә катнашырга чакыралар

2018 елның 19 октябре, җомга

Татарстан укучылары арасында “IT-чемпион“ республика бәйгесе старт алды. Аның беренче этабы 30 ноябрьдә тәмамлана. Нәтиҗәләр буенча республиканың һәр районыннан өч җиңүчегә смартфоннар тапшырылачак.

Әлеге бәйгедә катнашуның кагыйдәләре бик гади: мәктәп укучысы әти-әнисен яки башка өлкән кешене ТР Дәүләт хезмәтләре порталына кертергә һәм андагы электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтергә тиеш. Болар – электрон гариза тутыру, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, счетчик күрсәткечләрен кертү һәм башкалар. Бәйгенең ике отышлы ягы бар: зурлар интернет-порталдан файдаланырга өйрәнсә, укучылар алар ярдәме белән баллар туплыйлар. Укучы күбрәк зур кешене өйрәткән саен аның баллар саны да арта. Башка еллардагы кебек үк иң актив сыйныфлар өчен дә аерым номинация каралган.

Бәйгенең алдагы этабы 1 февральдән 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Беренче этапта җиңү яулый алмаганнарга икенче этапта катнашу мөмкинлеге бирелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International