Мини-каникуллар ай башында булачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгында 4 нче ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне-эшләми торган бәйрәм көне дип искәртәләр.
2018 елда бу бәйрәм көне ял көненә – якшәмбе көненә туры килә. Шул ук вакытта ял көне бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә.
Татарстанда 6 нчы ноябрь – Республика Конституциясе көне дә эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 3, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булып тора.