Бәрәңге бүләккә

2018 елның 19 октябре, җомга

Өлкәннәр ункөнлеге ахырына якынлашты. Әмма "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре игелекле эшләр башкаруларын дәвам итәләр.

"Әгерҗе агрофирмасы" ҖЧҖ халыкка бәрәңге сортировкалауда ярдәм итәргә чакырды. Шул ук вакытта, эш күләменнән чыгып, бәрәңгене бушлай алып була дип хәбәр ителде.

- Узган атнада безнең үзәкнең 11 хезмәткәре Әгерҗе икмәк кабул итү предприятиесендә бәрәңге сортировкалау белән шөгыльләнгән. Барлыгы 120 капчыкка ремонт ясалды. Безнең эш өчен 12 капчык бәрәңге бирделәр, – дип сөйли җитәкче Ольга Еремина. – Без аларның аз тәэмин ителгән пенсионерларын исәптә тотарга булдык. Картларның шатлыгын күрсәгез иде! Ятакка ябышкан Александр Агафонов хәтта елап та китте...

Әйдәгез, өлкән яшьтәге кешеләрне мондый эчкерсез һәм игелекле гамәлләр белән ешрак сөендерик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International