Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның сентябрь ае нәтиҗәләре буенча, бер баскычка югары күтәрелеп, иң еш телгә алына торган 5 губернатор-блогер арасына кергән. Рейтингны «Медиалогия» тикшеренү компаниясе төзегән.
Рейтингта Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровны бишенче урыннан сигезенче баскычка төшкән. Бишенче урында - Рөстәм Миңнеханов. Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Владивостокта узган Көнчыгыш икътисади форумыннан урнаштырган фотолар аңа шундый нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән.
Шул ук вакытта рейтингтагы беренче дүрт позиция үзгәрешсез калган. Әлеге урыннарны Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов били.