Быел Әгерҗе районыннан 33 егет хәрби хезмәткә алыначак. Солдат каешы буарга әзерләнүче әлеге егетләр өчен бүген “Авангард“ Яшьләр үзәгендә “Хәрби хезмәткә чакырылыш көне“ узды.
Язын-көзен армия сафларына алынучы райондашлар өчен мондый бәйрәм уздыру районда күптәннән килгән матур традиция инде. Бу юлы да район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, райондагы “Хәрби туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рәшит Гарифуллин туган илне сакларга китүче егетләргә уңышлар теләделәр.
Воронежда бер ел хезмәт итеп бу көннәрдә туган авылы Тирсәгә кайтырга җыенучы улы Азатны көтүче әнисе Фәймә ханым Хәкимованың да егетләргә әйтер сүзе бар иде.
Шулай ук улын сагынып көтүче Лилия Днисламова да егетләргә иң изге теләкләрен җиткерде.
Бу якшәмбедә үк өйләрдә солдат ашлары гөрли башлый. Әгерҗедән Данир Әхмәтзакиров, Ринат Шабаев, Байтуганнан Алексей Сайпышев, Кам.Ключтан Андрей Шуматов якшәмбе төнлә юлга кузгалачак. Аларны хәрби комиссариаттан тантаналы төстә озатачаклар.
Туган якларга исән-сау кайтырга язсын сезгә, егетләр.