Бүген Әгерҗе районы хәрби комиссариатында узган елның көзендә армия сафларына алынган Әрем авылы егете Айнур КӘРӘМИЕВны каршы алдылар.
Хәрби комиссар Илгиз Галиев, Айнур белән шәхсән очрашып, аннан армия хәлләре турында сорашты. Курскида артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашыбыз солдат хезмәтеннән канәгать булуын әйтте.
Әмма ул якыннарын, туган авылын сагынуын да яшерми.
Райондашыбыз әти-әнисе белән телефоннан аралашып торган. Бүген аны поезддан әтисе Илһам каршы алган. Авылда дуслары, сөйгән кызы көтүен дә яшермәде Айнур.
Солдат хезмәтеннән соң дуслары, бигрәк тә Казан егетләре белән дә аралашып торырга сүз куешып саубуллашканнар.