Туганнар каберлеге янында өмә

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

22 октябрь көнне "Форпост" үзәгенең оперотряды чираттагы тапкыр Туганнар каберендә өмә үткәрде. Чөнки сугыш елларында һәлак булган якташларыбыз истәлеге истәлекле көннәрдә гена яшәргә тиеш түгел. Кайчагында яшьләргә патриотлык хисе хас түгел, диләр, әмма "Форпост"үзәге активистлары моның алай түгеллеген янә һәм янә раслыйлар. Без геройлар турында истә тотабыз һәм истә тотачакбыз да...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International