10 ел элек россиялеләргә өстәмә иминият взносларын түләп булачак пенсиясенең күләмен мөстәкыйль рәвештә арттырырга рөхсәт иткән закон кабул ителде. 2018 елда 2008-2009 елларда пенсияләрне дәүләт тарафыннан финанслашу программасына кергән кешеләр өчен тупланма пенсиягә өстәмә иминият взносларын финанслашу срогы чыга һәм 2009 елда беренче акча күчерүләр ясый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгерҗелеләрнең 2018 елгы Дәүләт программасы кысаларында 2000 сумнан 12000 сумга кадәр шәхси взнос ясау һәм дәүләттән финанслашуны алу өчен ике ай гына калды.
Программа турында тулырак мәгълүматны Россия Федерациясе Пенсия фондының рәсми сайтында табарга мөмкин (www.pfrf.ru)