Әгерҗе спортчылары команда буенча алдынгы урыннарны алдылар

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Менделеевта кул сугышы буенча Татарстан беренчелеге узды.

Әлеге ярышларда Әгерҗенең яшь спортчылары да катнашты.  

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары гомуми очколар саны буенча беренчелеккә чыктылар. “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр  команда буенча – икенче урында. Спортчыларны ярышка тренерлар Грайр Аракелян һәм Рөстәм Майоров әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International