Тирсә мәктәбендә Парламент дәресе узды

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

“Республикабызның барлык мәктәпләрендә Парламент дәресләре уздыру матур бер традициягә әйләнде. Ул 2009 елда бирле үткәрелеп килә. Укучылар да әлеге дәресләр белән бергә үсәләр“, – дип башлады чыгышын Тирсә мәктәбендә узган Парламент дәресендә ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин.

Әлеге дәреснең быелгы темасы “Парламент. Җәмгыять һәм мин“ дип атала иде. Халык илчесе укучыларга республика хакимиятенең закон чыгару органының тоткан урыны һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашуы турында, тормышыбызда Законның нинди зур әһәмияткә ия булуы хакында аңлатты.
  • Иң беренче чиратта, дәресләр законнарны белү, актив тормыш алып бару, сәләтле яшьләрне табу, уңышлы проектлар булдыру өчен кирәк, диде ул.

Альберт Хәбибуллин парламентаризм тарихына да тукталды. Аннан соң ул 2014 елның 14 сентябрендә Дәүләт Советына узган сайлаулар, аларның нәтиҗәләре турында сөйләде.
  • Депутатлар биш елга сайланалар һәм алар Татарстан Конституциясен кабул итүдә, Татарстан бюджетын раслуда, законнар чыгаруда, аларга төзәтмәләр кертүдә актив катнашалар, диде.

  • 18 яшегез тулгач сез дә тәүге тапкыр сайлауга барачаксыз. Бу сезнең гражданлык бурычы, – дип йомгаклады ул сүзен.  

  • Әлеге дәресләрнең төп максаты укучыларга киләчәктә кирәкле белемнәр бирү. Сез дә, мәктәп тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарсыз. Шул вакытта законнар белү дә кирәк булачак. Ә әлеге дәресләр, беренче чиратта, актив тормыш алып бару, сәләтле яшьләрне табу, уңышлы проектлар булдыру өчен кирәк, – диде район башлыгы Валерий Макаров.

2015 елда республикада оешкан Яшьләр парламенты район рәисе Марсель Шахмин да киләчәктә авыл яшьләре белән эшне тыгыз элемтәдә башкарырга сүз бирде.
  • Киләчәк яшьләр кулында. Шуңа күрә активлыгыгызны хәзердән үк күрсәтә башлагыз. Иреклеләр, волонтерлар сафларына басып үзегезне үстерә аласыз, – диде ул.

Дәресне йомгаклап, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина укучыларга файдалы һәм мавыктыргыч дәрес уздырган җитәкчеләргә һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысы Гөлия Избековага олы рәхмәтен җиткерде.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International