Бүген – Комсомол туган көн

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Ил тарихына иң уникаль һәм масштаблы яшьләр оешмасы булып кереп калган коммунистик яшьләр союзы – комсомол оешуга 29 октябрьдә 100 ел тула.

Комсомол 73 ел яшәде. Шушы вакыт эчендә аның сафлары аша 160 миллионнан артык егет һәм кыз үтте.

Тыныч тормышта да, сугыш елларында да комсомоллар коммунистлар белән бергә атлаган, утка-суга да беренче булып кергән, төзелештә дә башлап йөргән, үзләре артыннан яшьләрне дә әйдәгән. Комсомоллар тимер юллар, автомобиль заводлары төзүдә катнашкан, яшьләр көче белән шәһәрләр калкып чыккан. Алар сугыш вакытында тиңсез батырлыклар күрсәткәннәр, аннан соң илне күтәрүдә зур көч куйганнар.

Комсомол ул урта һәм өлкән буын райондашларның яшьлеге, алар өчен иң яхшы тормыш мәктәбе булды. Ул җаваплылыкка, эшләргә, яшәргә өйрәтте.

Илдә идеология үзгәреп, Советлар Союзы таркалу белән комсомол бетсә дә, бу көн яшьлеге ВЛКСМ белән бәйле кешеләрнең иң яраткан бәйрәме булып кала. Ә быелгы олуг юбилей датасы хәтер яңарту, комсомолның данлы үткәнен, шәхес тәрбияләүдәге ролен искә алу өчен матур бер сәбәп булачак.

Бәйрәм белән сезне, ветеран комсомоллар! Үткәндәге якты хатирәләрне барлап, исән-сау булып яшәгез. Сәламәтлек, имин көннәр телибез үзегезгә.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International