Әгерҗелеләр «Татарча диктант» акциясенә кушылды

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Шимбә көнне әгерҗелеләр дә дөнья күләмендә уздырылган «Татарча диктант» акциясенә кушылды.

Район үзәк китапханәсендә 51 кеше, шуларның унысы – укучылар Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек яздылар. Текстны безнең районда әлеге акцияне оештыручы – район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин укыды.

Диктант язарга килүчеләр арасында китапханәчеләр, татар теле мөгаллимнәре, төрле учреждение-предприятиеләрдә эшләүче милләттәшләребез бар иде. Резидә Каюмова, мәсәлән, Красный бордан ук килгән.

- Гомер буе укучыларның белемен тикшерәбез. Үземнекен дә сынап карыйсы килде, - диде ул.

Ә Әгерҗедән килгән Зәлидә Гыйрфанова мәктәп тәмамлаганнан бирле 30 ел диктант язганым юк, диде. Ул татарча әдәби китаплар укуын, күпләп газета-журналлар яздыруы турында да сөйләде.

1нче гимназиянең 9 сыйныф укучылары Алия Тукманова һәм Гөлназ Рәшитова өйдә дә, мәктәптә дә татарча гына аралашуларын әйттеләр. Татар теле буенча олимпиадаларда да катнашканнары бар икән аларның.

Диктант нәтиҗәләре ноябрь аенда билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International